Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күңелле балачак

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, Мүлмә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен бәйрәм уздырды. Балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Алар «Лабиринт», «Җитез киез итекләр», «Йөзек салыш» кебек уеннарда катнаштылар. Уеннар арасында китап күргәзмәсе янында ял иттеләр. Бәйрәм ахырында чарада катнашучылар өчен бию флешмобы уздырылды. Барлык катнашучылар татлы бүләкләр белән сыйландылар.