Бәхетле балачак
Халыкара балаларны яклау көне – барлык балалар өчен иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәм. Бу көн яхшы кәеф һәм якты вакыйгалар белән истә калсын өчен Олы Битаман авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен 1 июньдә балалар сабантуе үткәрде. Татар халык уеннарында ярышлар күп. Бу көнне балаларны йөгерү, сикерү, бау, таяклар белән, җырлы-биюле уеннар көтте. Һәр уен ахырында балалар тәм-томнар һәм кечкенә бүләкләр алды. Халык уеннары уйнаганда, балаларда туган ил мәдәнияте белән ныклап кызыксыну, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша, патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен эмоциональ-уңай нигез булдырыла. Халык уеннары ярдәмендә балалар үз халкының тормыш үзенчәлекләре белән танышалар. Бәйрәм чарасы балаларга күп шатлык, яхшы кәеф бүләк итте. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.
