Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бәхетле балачак

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балалар өчен бу бәйрәм – иң көтеп алган, күңелле көн. Бу аңлашыла да, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамлана, алда 3 ай каникул! Әлеге бәйрәм уңаеннан Усад авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты тарафыннан күңел ачу тамаша-концерт оештырылды. Балалар биредә тапкырлыкта, җитезлектә, оста итеп җырлау һәм бию бәйгеләрендә көч сынаштылар. Тамашачылар өчен «Сезнең өчен, балалар!» дигән баш астында китап күргәзмәсе әзерләнде.Әлеге күргәзмәдә балаларга  җәйге ялларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен ярдәмче китаплар урын алды.