Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар – илебезнең киләчәге

Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балаларны яклау көнендә Ташлы Кавал авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, балалар сабантуе үткәрде. Балалар өчен милли уеннар оештырылды, алар теге яки бу милли уен турында шигырьләр сөйләде.. Чара балаларда үз халкына, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли, тырышлык булдыра, аларны берләштерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.  Барлык катнашучыларгада бүләкләр бирелде, тәм-томнар белән  сыйладык . Бу бәйрәм хөрмәтенә китап күргәзмәсе оештырылды.