Сабантуй – 2023
Балаларны яклау көнендә Кече Битаман китап бирү пунктында авыл клубы белән берлектә балалар Сабантуе үткәрелде. Бәйрәм тарихы белән кыскача таныштырып киттек. Балалар өчен милли уеннар оештырылды. Алар зур калушларда йөгерделәр, капчыкларда сикерделәр, шакмаклар җыйдылар, чүлмәк ваттылар, чаңгыда ярыштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Чара балаларда үз халкына, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли, тырышлык булдыра, аларны берләштерә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Катнашучылар бүләкләр һәм тәм-томнар оттылар, күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп вакытларын үткәрделәр.
