Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар көлеп торсын

Казаклар авыл китапханәсендә балалар белән «Балалар көлеп торсын» күңелле уеннар үткәрдек. Балалар белән без ике командага бүлендек һәм төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадык.Балалар бик актив, хәрәкәтчән иде.бу уенда дуслык җиңде, без аларның бер үк дус һәм сәламәт булуын телибез.
1 июнь-Балаларны яклау көне бөтен дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу бәйрәм турында карар 1949 елның ноябрендә Халыкара хатын-кызлар демократик Федерациясенең махсус сессиясендә кабул ителә.
Халыкара балаларны яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын тәэмин итүнең, фикерләү, дин, Мәгариф, ял итү, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклау, балалар хезмәтен тыю һәм гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүнең мөһим шартларын искә төшерүче көн. Җир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Бездә чиста күк бар, балалар бәхетле. алдагы тормышыбыз якты булсын!