Чорның иң яхшы шагыйре
5 июнь көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан китап күргәзмәсе эшли башлады. Аның иҗатын кечкенәләр дә, өлкәннәр дә ярата, шуңа күрә 6 июнь көнне бөтен ил буенча Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителә. Күргәзмәдә Александр Сергеевичның күптәннән классикага әйләнгән әсәрләре – шигырьләр һәм поэмалар, драма әсәрләре һәм, әлбәттә, әкиятләре тәкъдим ителде. Күргәзмәгә килгән һәркем үзенең Пушкинын – шагыйрьне, рәссамны, драматургны ача алды.
