Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сказочный лентяй

Дачное авыл китапханәсендә укытучылар һәм әти-әниләр өчен «Китап+театр=китапханә», диеп исемләнгән театр түгәрәгенең катнашучылары, В. Н. Комаров пьесасы буенча «Сказочный лентяй» спектаклен күрсәтте. Әлеге чара Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елына багышланды. Балалар түгәрәктә театр һәм аның төрләре,  һөнәрләре һәм театр сәнгатенең үзенчәлекләре турында белделәр. Рус халык әкиятләрен укуга һәм драматизацияләүгә зур игътибар бирелде.Алар төрле интонацияләрне үзләштерделәр, геройлар арасында диалоглар төзергә, рольләрне бүләргә өйрәнделәр, сөйләм телен үстерделәр. Декроацияләрне дә яшь артистлар үз куллары белән ясадылар. Спектакль күңелле һәм музыкаль килеп чыкты. Чара ахырында барысын да чәй эчәргә чакырдылар.