Пушкин көне
Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шәгыйре Александр Пушкинның иҗаты барлык яшьтәге һәм төрле милләт, дин вәкилләрен берләштерә, дистәләгән телләргә тәрҗемә ителә. Яраткан шәгыйребезне искә алу уңаеннан Усад авыл китапханәсендә язучының төрле елларда иҗат ителгән, яратып укыла торган китапларыннан китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдәге әсәрләр балалар өчен дә, олылар өчен дә каралган.

