Балалар сабантуе
2023 елның 15 июнендә Мүлмә авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә «Балалар сабантуе» уздырды. Балалар өчен күңелле уеннар һәм ярышлар әзерләнгән иде. Бәйрәмнең нәни катнашучылары милли уеннарда бик теләп катнаштылар: «Кашык белән йомырка кабып йөгерү», «Капчык киеп сикерү», «Аркан тарту» һәм башкалар. Ахырдан катнашучылар сәхнәдә осталыкларын күрсәттеләр. Чарада китап күргәзмәсе дә оештырылып, китап сөючеләр Сабантуй турында шигырьләрне бик теләп укыдылар.
