Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкының кулинар сәнгате

Татар аш-суы үзенең милли һәм мәдәни традицияләренә бик бай. Күп гасырлык тарих барышында үз үзенчәлекләрен безнең көннәргә кадәр саклаган, буыннан-буынга тапшырган.

Татар-Әйшәсе авыл китапханәсендә татар тоачын әзерләү һәм кисү буенча мастер-класс узды. Китапханәче балаларга токмачны татар кухнясының төп ризык буларак бирелә торган традицион ризыгы дип сөйләде. Кызларны 4-5 яшьтән үк, әниләренә хуҗалыкта ярдәм итә башлагач, токмач әзерләү сәнгатенә өйрәтәләр. Менә безнең оештыручылар да кызларга милли аш-су дөньясына чумарга һәм татар милли ризыгы токмач әзерләргә ярдәм иттеләр, камырны ничек болгатырга икәнен күрсәтеп, аның нечкә итеп тәгәрәтү һәм кисү хәйләләре белән уртаклаштылар.

Чарага «Милли аш — су» китап-иллюстратив күргәзмәсе оештырылды, аның янында китапханәче татар аш-суы мәдәнияте һәм ризык әзерләү сәнгате белән таныштыручы китапларга күзәтү ясады.