Космос: ерак һәм якын
60 ел элек 1963 елның 16 июнендә Байконур космодромыннан Восток ракетасы старт ала, ул дөньяда беренче тапкыр хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова очырган Восток-6 космик корабын Җир тирәли орбитага чыгара. Бу датага «Космос: ерак һәм якын» китап күргәзмәсе ясалды, күргәзмә үзәк һәм Үзәк балалар китапханәләре хезмәткәрләре тарафыннан скверда оештырылды. Анда Валентина Терешкова турында китаплар үзәк урынны ала. Шулай ук космос, космос тармагы үсеше тарихы турында басмалар тәкъдим ителде.новос
