Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Милли кухня традицияләре һәм гореф-гадәтләре

Җирдә яшәүче һәр халыкның үз тарихы, үз традицияләре һәм, һичшиксез, милли аш-су үзенчәлекләре бар. Гасырлар дәвамында төрле халыклар бик күп кулинария рецептларын уйлап чыгарганнар. Милли аш-су традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган чарада кунаклар дөньяның төрле халыклары аш-сулары белән таныштылар, аларның тарихын һәм әзерләү үзенчәлекләрен белделәр. Китап күргәзмәсендә Ю.Әхмәтҗановның «Татар халык ашлары», А.Галияхмәтова, Р. Шакированың «Секреты татарской кухни»,   «Книга о вкусной и здоровой пище», В. Ковалева, Н. Могильныйның «Русская кухня: традиции и обычаи», «Как красиво накрыть стол» кебек танылган кулинарларның китаплары, кулинария буенча энциклопедияләр һәм башка бик күп якты һәм төсле басмалар тәкъдим ителгән.