Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкының мәкальләре һәм әйтемнәре, әкиятләре һәм табышмаклары

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Кече Битаман китаплар бирү пунктында «Татар халкының мәкальләре һәм әйтемнәре, әкиятләре һәм табышмаклары» исемле уен программасы оештырылды. Чара барышында балалар татар әкиятләрен, әкият геройларының уңай һәм тискәре якларын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче мәкальләрнең башын укыды, ә балалар дәвам иттеләр, татар халкының тизәйткечләрен сөйләделәр. Китапханәнең яшь кулланучылары татар фольклорының күптөрлелеген тәкъдим итүче китаплар күргәзмәсе белән танышачаклар. Татар халкының әкиятләре «Көмеш-Сылу», «Алтын Балык» китаплары белән тәкъдим ителде,ә табышмаклар «Татар халык табышмаклары» китабы буенча әйтелде. Балалар мәкальләр белән Н.Исәнбатнең «Татар халык мәкальләре» китабы буенча таныштылар.