Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем гаиләм

Гаилә ул – бер-берсе өчен җаваплылык тоеп, барлык шатлык-борчуларны, дөнья мәшәкатьләрен бүлешеп, бердәм булып, бергә тормыш итә торган якын кешеләр. Җир йөзендә бәхетле, тату гаиләдән дә ныграк оешма беркайчан да булмаячак.

Әлеге темага багышлап, Усад авыл китапханәсендә гаилә тормышы, балалар үстерү, киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү киңәшләрен яктырткан китаплардан күргәзмә оештырылды. Шулай ук әлеге чара барышында Петр һәм Феврония турында риваятьләр, әлеге бәйрәмнең тарихы турында видеоролик күрсәтелде.