Бәхет өчен Ромашка
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы булып ромашка чәчәге тора. Россия территориясендә киң таралган гади, әмма шундый матур чәчәк гаиләне, тугрылыкны һәм мәхәббәтне гәүдәләндерә. Якты һәм шат күңелле ромашка бәйрәмне танылырга һәм популяр итәргә ярдәм итә.
Бәйрәм алдыннан Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә балалар өчен ромашка символы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихын сөйләде һәм гаилә турында китаплар күргәзмәсен күзәтү ясады.
