Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тату гаилә серләре

Июль аенда русиялеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәләр – ул православияда никахны яклаучы изге Петр Муромский һәм Февронияны искә алу көне дә. Бу әһәмиятле датаны Мүлмә авыл китапханәсе дә үзенең китап укучылары белән билгеләп үтте. 8 июльдә өлкән яшьтәге китап укучылар белән очрашу уздырылды. Чара әңгәмә формасында узды. Әңгәмә барышында укучылар тату гаилә бәхетенең һәм иминлегенең серләре белән уртаклаштылар.