Почта открыткасының серләре
Почта көненә һәм «Иске чемодандагы музей» проекты кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә укучылар өчен почта открыткалары турында әңгәмә узды. Почта открыткалары әкренләп онытыла, аларны виртуаль открыткалар алыштыра. Шул ук вакытта гади иске почта открыткасы үзендә күп серләр саклый. Әңгәмә барышында балалар почта открыткаларының барлыкка килү тарихы, аларның төрлелеге турында белделәр. Еш кына открыткаларда әкиятләрнең әдәби геройлары сурәтләнә. Балалар открыткалар ясадылар, минивикторина сорауларына җавап бирделәр, «Иске чемодандагы музей» ның иске открыткалары белән таныштылар, нәфис әдәбияттан почтальоннарны искә алдылар һәм С. Маршакның «Почта» шигырең укыдылар.
