Укытучы һәм остаз һөнәре – мәңгелек
Русия резимденты Владимир Путин 2023 елны Укытучы һәм остаз елы дип игълан итте. Бу карар укытучыларның югары статусын тану һәм аларның хезмәтенең мөхимлеге турында сөйли. Президент биргән күп йөкләмәләр укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, аларга социаль ярдәм күрсәтүгә, һөнәри үсешкә карашны үзгәртүгә юнәлдерелгән. Иң борынгы һөнәрләрнең берсе булуына карамастан, бүгенге көндә дә әлеге һөнәр иң кирәкле һәм мөхим булып кала. Укытучы һөнәренә игътибар юнәлтү, яшьләрнең педагогикага кызыксынуын арттыру максаты белән, Чернышевка модельләштерелгән китапханәсендә китап сөючеләр белән әңгәмә уздырылды һәм укытучының бөек образын чагылдырган, илебезнең танылган укытучы-остазлары турында видеоролик күрсәтелде.
