Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәйге уку белән мавыгу

Җәйге каникуллар ял итү һәм уку өчен искиткеч вакыт. Җәй көне балалар үзләре теләгәнне укый ала. Ә китапханәдә каникуллар юк, ел әйләнәсе ул яшь укучыларга үз ишекләрен ача. Татар-Әйшә авыл китапханәсе китапханәчесе балалар өчен кызыклы китаплар турында сөйләп, күргәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрде. Ул искиткеч маҗаралы геройлар яшәгән китаплар тәкъдим итте. Китап күргәзмәсе җәйге каникуллар дәвамында күрсәтеләчәк, әдәбият сайлаганда мәктәпкәчә, кече һәм урта яшьтәге укучыларга ярдәм итәчәк.

Китапханәгә рәхим итегез!