Могҗизалар кыры
Халыкара шахмат көне алдыннан Шапше авыл китапханәсендә «Могҗизалар кыры» шахмат көне узды. Шахмат уйнау хәтер, акыл сәләте, иҗади һәм логик фикерләү үсешенә ярдәм итә дип санала. Укучылар белән очрашу әлеге интеллектуаль уенның барлыкка килүе турында сөйләгән презентациядән башланды. Чарада катнашучылар шахмат викторинасында үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Китапханәче тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, анда уен сәнгатенә өйрәтүче китаплар тәкъдим ителде. Ә чара шахмат минитурниры белән тәмамланды.
