Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

КҮРЕНЕКЛЕ ЯКТАШЫБЫЗ – ЗИННУР ХӨСНИЯР

Июль аенда якташ язучыбыз Зиннур Хөснияр туган көнен билгеләп үтте. Зиннур Хөснияр язучы-прозаик, күп санлы хикәяләр, повестьлар һәм романнар авторы. Аның исеме бүгенге татар әдәбиятында гына түгел, мәдәният һәм сәнгать дөньясында да билгеле.

«Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» китапханәләрендә якташ язучыбыз З.Хөсниярга багышланган төрле чаралар үткәрелде. Березка авылы китапханәсендә язучының әсәрләре белән танышу сәгате узды. Чара «Якташларыбызның китапларын укыйбыз» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырудан башланды. Укучылар игътибарына Зиннур Хөснияр тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Яшь укучылар «Салават күпере» журналын 1989 елда Зиннур Зиятдин улы Хөснетдинов уйлап чыгарганлыгын белделәр, шулай ук якташ язучының редакциядә дә эшләвен белделәр.

Айбаш, Олы Битаман, Дөбъяз, Юртыш авылы китапханәләрендә балалар өчен «Танылган якташыбыз Зиннур Хөснияр» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара кысаларында китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, Хөснияр китапларына күзәтү ясадылар. Балалар З.Хөснияр нигез салган «Салават күпере» журналының яңа саннарын бик теләп карадылар. Бу балаларның татар телендә яраткан журналы. Китапханәчеләр «Хуш, авылым!» китабыннан өзекләр укыдылар, анда Хөснияр туган Бикнарат авылында яшәүчеләр турында языганын белделәр.

«Зиннур Хөснияр – язучы – новатор» диеп аталган әнгәмә Чернышевка, Усад, Сая, Ямаширмә авылы китапханәләрендә үткәрелде. Укучылар язучы тормышыннан биографик фактлар белән таныштылар. Аның журналист та булуы китап сөючеләр өчен үтә кызыклы тоелды. Аның күп санлы премиялар, мактаулы исемнәр, һәм иң мөһиме Биектаулыларның якташы булуы горурлык хисләре уятты.