Мин сүзләрнең көчен беләм
Рус шагыйре Владимир Владимирович Маяковскийның тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Владимир Маяковский танылган рус шагыйре, драматург, режиссер һәм актер. Ул егерменче гасырның иң күренекле шагыйрьләренең берсе дип санала. Шагыйрь үзеннән соң зур әдәби мирас калдыра. Маяковскийның шигырьләре үзенең стиле белән аерылып тора. Күргәзмәдә язучының тормышына һәм иҗатына багышланган китап җыентыклары, шулай ук басмалар тәкъдим ителде.
