Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Укыгыз, көлегез, гыйбрәт алыгыз»

20 июльдә якташ язучы Алмаз Гыймадиевның туган көненә «Биектау үзәкләштерелгән  китапханәсе”нең барлык китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды, әңгәмәләр һәм әдәби сәгатьләр үткәрелде.

Үзәк балалар китапханәсендә якташ язучы Гимадеев Алмаз Марсовичка багышланган «Укыгыз, көлегез, гыйбрәт алыгыз» китап күргәзмәсе ачылды. Алмаз Гыймадиевның хикәяләре кызыклы, чөнки аларның сюжетлары маҗаралы ситуацияләргә нигезләнгән. Аларда язучы малайларның һәм кызларның бер-берсенә эчкерсез мөнәсәбәтен, шаянлыкларың, холык-фикерләрен йомшак юмор, урыны белән чәнечкеле юллар аша ача. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балаларга кызыклы булачак. Махсус  QR-кодларга телефон камерасын китереп, язучының биографиясе белән танышырга мөмкин була.

Чыпчык, Казаклар, Алан-Бәксәр, Березка, Кече Ряс авылы китапханәләрендә «Балачак дөньясында» дигән әдәби сәгатьләр уздырылды. Яшь укучылар якташ язучысының иҗаты һәм аның әсәрләре белән таныштылар. Аннары укылган китаплар буенча әңгәмә уздырылды, яраткан язучыбызның тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде.

Биектау авылы китапханәчеләре 3 нче мәктәпнең хезмәт лагере балалары белән балалар язучысы һәм журналист Алмаз Гыймадиевның туган көненә багышланган әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны аның тормыш юлы, иҗаты, хикәяләре белән таныштырдылар. Балалар «Дианада кунакта», «Санкция», «Әби һәм «Контакт» хикәяләрен тыңладылар, ә аннары бергә төп геройларның гамәлләре турында фикер алыштылар. Укучыларга аеруча «Санкция» хикәясе ошады, ул бик заманча һәм гыйбрәтле. Балалар билгеләп үткәнчә, аның хикәяләренең геройлары тормыштан алынган кебек, хикәяләре кызыклы, игелекле,  җиңел кабул ителә  һәм аларны укыйсы килә.

Ямаширмә авылы китапханәсендә язучының иҗатына багышланган китапханә сәгате үткәрелде. А.Гыймадиевның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган хикәяләре, повестьлары балалар һәм яшүсмерләр арасында бик популяр. Язучы  көндәлек хәлләрне йомшак юмор белән, кирәк урыннарда чәнечкеле итеп тасвирлый. Балаларның шаяртуларын, тапкырлыгын, эчкерсезлеген һәм хәтта алар телендәге жаргон сүзләрне дә оста куллана.

Мүлмә авылы китапханәсендә «Якташ язучылар» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Чара вакытында төрле яшьтәге  китап укучыларга якташыбыз Алмаз Гыймадиев турында презентация күрсәтелде. Китапханә мөдире укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара ахырында китап укучылар аның «Телефонлы кәҗә», «Селфи таягы» һәм «Шоколадлы тәнәфес» китаплары белән таныштылар. Аның хикәяләре балаларны гына түгел, олыларны да үзенең юмористик стиле, уку җиңеллеге белән кызыксындырдылар.

Айбаш авыл китапханәсендә балалар өчен әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Язучының «Безнең район» хикәясен  кычкырып укылды. Алмаз Гыймадиевның хикәяләре сюжетларының маҗаралы ситуацияләргә нигезләнгән булуы белән кызыклы, аларда балаларның көндәлек тормышы  тасвирлана. Чара Алмаз Гыймадиев төзегән «Зур башваткычлар китабы» ндагы кроссвордлар, ребуслар чишү белән тәмамланды.

Юртыш, Коркачык станциясе китапханәләрендә язучы, журналист Алмаз Гыймадиевка багышланган китап күргәзмәләре оештырылды Китапханәчеләр китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Китапханәчеләр фикеренчә  укучылар күп еллар дәвамында яратып һәм кызыксыну белән «Телефонлы кәҗә», «Шоколадлы тәнәфес», «Селфи таягы»әсәрләрен укыйлар.

Озерный  һәм   Бөреле авылы китапханәсендә балалар язучысы һәм журналист Алмаз Марс улы Гыймадиевның туган көненә багышланган әдәби сәгать уздырылды. Яшь укучыларга якташ язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация, шулай ук аның әсәрләреннән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Гыймадиев Алмаз Марсовичка багышланган кычкырып укулар Дөбъяз авылы китапханәсендә һәм Олы Битаман, Суксу,Чувашли авылы китапханәләрендә уздырылды.

Алмаз Гыймадиевның хикәяләре кызыклы, чөнки аларның сюжетлары маҗаралы ситуацияләргә нигезләнгән, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болыннарында – кызыклы детальләр, тормыш эпизодлары аша бер-берсенә эчкерсез мөнәсәбәте күзәтелә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар матур һәм якты итеп бизәлгән һәм, әлбәттә, яшь укучыларның игътибарын шунда ук җәлеп итә. Алар төрле яшьтәге укучылар өчен кызыклы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара барышында балалар кызыклы сораулар бирделәр: “Ни өчен Алмаз Марсович балалар өчен китаплар яза?, Туган авылына кайтырга теләр идеме?, «Нинди вазифа аңа күбрәк ошый ?».