Туган якның гаҗәеп табигате
Без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнар шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, елга-күлләрнең сихри зәңгәрлеге безне сафландыра, илһамландыра. Табигать безне туендыра, яшәү өчен көч-куәт бирә,күңелләргә шифа-сихәт өсти. Шулай ук табигать яклауга-саклауга мохтаҗ. Бүгенге көндә тирә-як мохитны саклау, чистарту иң актуаль проблемаларның берсе. Укучылырда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, яраткан язучыларыбыз әсәрләре аша туган як табигатенә сакчыл караш, аның белән соклану, танып белү максатыннан чыгып, Усад авыл китапханәсендә «Кызыл китап» белән танышу уздырылды.
