Хисләр чынбарлыгы
Биектау авыл китапханәсендә инглиз язучысы һәм шагыйрәсе, «Грозовый перевал» романы авторы, Эмили Джейн Бронтеның юбилеена багышланган китап күргәзмәсе ачылды. Эмили Джейн Бронте Британия әдәбиятының гына түгел, ә дөнья әдәбиятының да классик язучысы. Китапханәче Эмили Джейнның тормышы, аның иҗаты һәм Бронте гаиләсе турында мәгълүмат бирде. Күргәзмәдә язучының китапханә фондындагы басмалары, күренекле «Грозовой перевал» романы тәкъдим ителде.
