Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы Н.Г.Чернышевскийның иҗаты һәм тормышы

Быел танылган рус язучысы Н.Г.Чернышевскийның тууына 195 ел була. Әлеге уңайдан Усад авыл китапханәсендә язучының әсәрләреннән торган китап күргәзмәсе ясалды. Бу шәхесне без мәшһүр рус революционер – демократы, галим, язучы, әдәби тәнкыйтче буларак беләбез. Ул В.Г.Белинский традицияләрен үстергән, революцион эшчәнлеге өчен озак еллар Себердә каторга михнәтләрен кичергән. Барыбызга да таныш булган «Нәрсә эшләргә» һәм «Пролог» романнарын язган. Язучы 61 яшендә вафат булган.