«Аяк астындагы даруханә»
Безнең табигатебез гаҗәп һәм төрле. Күпләребез безнең аяк астында даруханә үсә дип уйламый да. Кайвакыт шулай була: елгага яки урманга җиләк җыерга барасың, аягыңны кисәсең яки яралыйсың. Нәрсә эшләргә? Даруны кайдан алырга? Ә ул безнең аяк астында. Бака яфрагын йолкып алып, авыру урынга куеп була. Авырту әкренләп басыла.
Укучыларыбыз дару үләннәрен һәм аларны куллануны җентекләбрәк өйрәнсен өчен, Каенлык авылы китапханәчесе урманга поход оештырды. Чара дару үсемлекләре турында китапларны карап чыгудан башланды, аннан соң китапханәче урманда, басуларда һәм болыннарда гына түгел, ә йорт янында, бакчада үскән үләннәрнең файдасы турында сөйләде, шулай ук дару үләннәрен ничек дөрес җыярга, киптерергә һәм сакларга кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Чара ахырында һәркем татлы бал һәм үлән чәе белән ләззәтләнде.
