Якташ язучы-Габдулла Шәрәфи
29 июль көнне Айбаш авыл китапханәсендә укучылар өчен Г.Шәрәфи әсәрләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының китапханә фондында булган китаплары тәкъдим ителде, шулай ук укучылар язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият белән таныша алдылар. Укучыларга язучының «Күрше малае» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде.
Габдулла Шәрәфи 1926 нчы елның 29 июлендә ТАССРның Биектау районы Кече Битаман авылында (элеккеге Дөбъяз районы) туган.
Балалар өчен «Батыр егет», «Аккошлар кайтыр әле», «Күрше малае» хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары, «Сусыз дәрья», «Гомернең агышлары», «Тормыш арбасында» документаль повестьлар җыентыклары авторы.
