Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Роберт Миңнуллин шигырьләре буйлап сәяхәт

 

    Татарстанның танылган татар шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, журналист һәм сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Аның китаплары дөнья язучылары арасында балалар өчен иң яхшы әсәрләр исемлегенә кергән. Ул бик күп шигырьләр язган, аларның күбесе балалар өчен. Күргәзмәдә Р.Миңнуллинның «Мин мактанчык түгел!», «Кунакка килегез!», «Малай – шалайлар», «Әни, мин көчек күрдем» һ.б. китаплары, аның иҗаты турында материаллар урын алды.