Урманда кем яши, урманда нәрсә үсә?
Биектау авыл китапханәсе «Урманда кем яши, урманда нәрсә үсә? дигән викторина үткәрде. Чара барышында китапханәче урман һәм анда яшәүчеләр турында сөйләде, табигатьне саклап калу өчен урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерде. Әйләнә-тирә дөнья турындагы китап – журналлар белән таныштырды. Чара ахырында «Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» исемле викторина үткәрде. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте.
