Роберт Миңнуллинның балачак дөньясы
Роберт Миңнуллинның юбилеена Татар Әйшәсе авыл китапханәсендә балалар шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать узды. Китапханәче яшь укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм шигырьләре белән таныштырды һәм китап күргәзмәсен күзәтте. Балалар шагыйрь тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр, аның әсәрләренең төсле иллюстрацияле басмалары белән таныштылар.
