Язмыш сызыгы
Шәпше авыл китапханәсе үз укучылары өчен күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы – Рөстәм Мөхәммәтхазеевич Яхинның 102 еллык юбилеена багышланган «Язмыш сызыгы» музыкаль кунак бүлмәсе үткәрде. Яхин иҗаты-XX гасыр татар милли музыкасының «алтын фонды». Ул эчкерсез, рухи, тыңлаучылар һәм башкаручыларның зур яратуына ия. Китапханәче, презентация ярдәмендә, Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, композиторның үз чыгышының видеофрагментын карады, баянда уйналган музыканы тыңлады.
