Балалар өчен язарга яратам
16 август көнне Әлдермеш авыл китапханәсендә татар һәм Россия әдәбиятчысы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның 75 еллык юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар шагыйрьнең биографиясе, аның игелеккә чакыручы, эчкерсезлек, дөреслек, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныштылар.
