Мәңгелек һөнәр
Һөнәр сайлау- бик җаваплы һәм мөхим эш. Меңәрләгән һөнәр арасыннан нәкъ менә үзеңә яраклысын, күңелеңә якынын ничек сайларга? Укытучы һөнәрен мәңгелек һөнәр дип атыйлар. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем бирүче дә, һәрьяклап тәрбия кылучы да, авыр чакта юл күрсәтүче дә ул. Шуңа күрә дә укытучы ул икенче әни кебек. Усад авыл китапханәсендә «Мәктәп турында язучылар» дигән баш астында китап күргәзмәсе ясалды. Биредә укытучы һөнәрен сайлаучылар өчен киңәшләр бирелгән китаплар белән беррәттән укытучылар, мәктәп тормышы турында әдәби китаплар да урын алды.

