Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Дәүләт флагы көне

     Ел саен 22 августта  Рәсәй Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көнне Биектау авылы китапханәсе «Бэлэкэч» балалар бакчасы белән берлектә Рәсәй флагы көненә багышланган чара үткәрде. Анда китапханәче балаларны Рәсәй Федерациясе символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштырды. Дәүләт символларының нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килгәнен һәм ничек үзгәргәнен сөйләде. Чара ахырында балалар Рәсәй флагын ясадылар.