Җәй, китап,мин – дуслар
Җәй – могҗизалы,искиткеч вакыт, аны юкка гына ел буе көтмиләрдер. Балалар өчен бу, гомумән, елның иң яраткан фасылы. Җәй көннәрендә иң озын каникуллар һәм иң күп буш вакыт. Бу буш вакытны ничек телисең шулай уздырып була.Әлбәттә инде, кызыклы китаплар укырга да вакыт күп кала. Ә менә китапларның, киресенчә, каникуллары булмый! Мәктәпкәчә, кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен китап күргәзмәсе дә нәкъ менә ял вакытларында укыр өчен куелган китаплардан тора. Күргәзмәдә рус һәм татар язучыларының, шагыйрьләренең матур – матур, рәсемле, кызыклы китаплары урын алды. Балалар В.Железников, Г.Остер, А.Некрасов, А.Алиш, В.Фатыйхов кебек авторларның китаплары белән, татар халык әкиятләре белән таныштылар.
