Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Иптәш Светофор

Коркачык авылы китапханәсе балалар өчен «Иптәш Светофор» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Чара барышында балалар урамнарда имин хәрәкәт итү турында әңгәмә кордылар, беренче светофорлар барлыкка килү тарихы, бу вакыйга белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар. Светофор сигналларының ни өчен нәкъ менә шундый тәртиптә урнашулары турында мәгълүмат та балаларга кызыклы булды. Чара барышында И.С.Артюховның «Куркынычсызлык әлифбасы» китабы белән, «Салават күпере», «Сабантуй»  журналларындагы юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рубрикалар белән таныштылар. Ш.Галиевның«Светофорның өч сүзе», Йолдызның «Светофорга мәдхия» исемле  шигырьләрен тыңлап үттеләр, шулай ук «Рөхсәт ителә – тыела», «Игътибар, җәяүлеләр!», «Светофорның өч төсе» кебек уеннарда катнашып, транспорт һәм юл хәрәкәте турындагы табышмакларны чиштеләр.