Татарстан Республикасы көне
26 август көнне Сая авылы китапханәсендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан китап укучылар игътибарына «Гүзәл Башкалам» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Татарстанның тарихи мирасы, бай тарихы һәм символлары, республиканың истәлекле урыннары турындагы китаплар урын алды. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы, республика дәүләт символлары, герб һәм әләм төсләренең әһәмияте турында сөйләде.
