Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Л.Н. Толстой дөньясы

Биектау авыл китапханәсендә сүз остасы һәм күренекле фикер иясе, бөек язучы Лев Николаевич Толстойның 195 еллык юбилеена багашланган китап күргәзмәсе ачылды. Анда язучының укучылар өчен иң танылган һәм иң яраткан әсәрләре тәкъдим ителде. Күргәзмәнең максаты: язучының бай әдәби иҗатына игътибар җәлеп итү. Барлык кызыксынучы укучылар өчен китапханәче Л.Н. Толстой иҗатына күзәтү ясады.