Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин яратам сине Татарстан

30 августа көнне Татарстан үзенең төп дәүләт милли бәйрәмен ‒ Республика көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле датага Әлдермеш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда безнең республика турында Татарстан тарихы, аның символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм халыкларның гореф-гадәтләре турында сөйләүче төрле китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче китап укучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, республиканың дәүләт символлары белән таныштырды, герб һәм флаг төсләренең мәгънәсе турында сөйләде, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды.