Чәчәкле минем туган ягым
Шуман авыл китапханәсендә Шәһәр көненә багышланган сәяхәт сәгате узды. Китапханәче «Туган як» дигән төшенчәсе турында аңлатты. Өлкә, район, авыл, поселок – безнең зур илебез Россияның кечкенә өлеше. Чарада катнашучылар безнең төбәкнең истәлекле урыннары, иҗаты, таланты, төрле өлкәләрдәге казанышлары белән безнең төбәкне һәм районны данлаган кешеләр турында күп яңалыклар белделәр. Чараның ахырында балалар рәсемнәр ясадылар.
