Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Искиткеч борынгы шәһәр-Минем Казаным

Мәктәпкәчә яшьтәгеләр һәм Өнсә башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Искиткеч борынгы шәһәр-Минем Казаным» дип  аталган Шәһәр көненә багышланган иртәлек узды. Чараның максаты-үсеп килүче буынның үз Республикасына, туган якка танып белү кызыксынуын һәм патриотик хисләрен үстерү, балаларда ТАССРның барлыкка килү тарихы турында белемнәрне ныгыту. Балалар Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, яшь укучылар ның символлары, аның территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре, борынгы мәдәният һәйкәлләре, шулай ук республика казанышлары һәм кешеләр турында мәгълүмат алдылар. Балалар безнең республиканың күпмилләтле булуын, анда төрле милләт вәкилләре яшәвен белделәр һәм аларның  бер-берсе белән бик дус яшәүләрен белделәр. Балалар шулай ук татар халкының  милли киемнәре , бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән дә таныштылар.