Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Милләтара татулык үзәге син – Татарстан

30 август-Республикада яшәүчеләрнең бәйрәме. Республикада нинди генә милләттә яшәсәләр дә, аларның барысы да тыныч һәм тату яши. Тарихтан күренгәнчә, 1990 елда Татарстанда бәйсезлек турында Декларация кабул ителгән. Республика үзен күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак танытты.
Казаклар авыл китапханәсе 29 августта «Милләтара татулык үзәге син — Татарстан!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.Укучылр белән Татарстанның гербы,флагының төсләре нәрсә аңлатканын сөйләшеп үттек. «Казан: панорама-китап» китабы аша яшь китап сөючеләрне Казанның иң матур,иң истәлекле урыннары белән таныштык.Китаптагы наклейкалар истәлекле урыннарыны эзләп табып,яхшырак истә калдырырга ярдәм итә.Укучылар күбрәк танышу өчен китапларны өйләренә алдылар.