Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәктәп бусагасында сентябрь

Бөтендөнья белем көненә Айбаш авыл китапханәсендә яңа уку елы башлануга багышланган күргәзмә ачылды. Укыганда мавыгып укырга кирәк – һәм бу эштә балаларга безнең күргәзмәдәге китаплар ярдәм итәчәк. Биредә укучыларга мәктәп программасын үзләштерүдә ярдәм итәчәк  төрле өлкәдән булган мәктәп тормышы турындагы әдәбият, энциклопедияләр һ.б. белән танышырга мөмкин булды. Шулай ук күргәзмәдә мәктәп кирәк-яраклары: элеккеге парта, мәктәп тактасы, глобус, циркуль, транспортер, алфавит һ. б. тәкъдим ителгән.Ул барлык укучылар өчен дә кызыклы булачак. Күргәзмә 7 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.