Китапханә-Могҗизалар иле
Китапханә-китапларны саклау урыны. Ләкин китапларны китапханәдә саклау гына түгел, ә өйгә укырга да бирәләр. Кеше өчен йөз могҗизаны китапханә саклый! Китап- укытучы, китап – остаз, китап – кыйммәтле иптәш һәм дус.
Белем көне уңаеннан, китапханәдә мәгълүмат сәгате, китапханә белән танышу булды. Чара барышында китапханәче яшь укучыларны яңа китаплар, газет, ңурналлар белән таныштырды. Укучылар «формуляр» ның нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәклеген, китапның нинди кагыйдәләр буенча һәм нинди вакытка бирелүен белделәр. Китапханәче шулай ук «Ничек яхшы укый белергә» китапханә клубы турында сөйләде.
