Яшим һәм ышанам…..
3 сентябрь – якташыбыз, шагыйрь Леонид Федорович Смелковның туган көне. Ул Биектау районының Клетни авылында туган. Бу искиткеч ихтыяр көче һәм түземлеге булган шәехс. 16 яшендә фаҗигале очраклылык нәтиҗәсендә күрү сәләтен югалтып, ул үзендә яшәргә һәм үсеш алырга көч таба, өч институт тәмамлый, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә, шигырьләр яза.
Л.Ф. Смелков күп кенә шигырьләр җыентыгы авторы. Аның бөтен иҗаты тормышка, кешеләргә, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган. Леонид Федорович Смелков әсәрләре тормышның һәр мизгелен кадерләргә һәм матурлыкны ваклыкларда күрергә чакыра. Леонид Смелков сүзләренә «Сөембикә» җыры язылган.
Л.Ф.Смелков Удмуртия һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең (ВОС) җәмәгать эшлеклесе. Ул ВОС үзешчән шагыйрьләренең шигъри конкурсларын, әдәби очрашуларны оештыручы булып тора. Удмурт Республикасының Глазов шәһәрендә яши һәм ел саен туган җирләренә килә, китапханә укучылары белән очраша.
Шагыйрьнең туган көненә Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасы китапханәләрендә төрле чаралар узды. «Безнекеләрне бел!», «Яшим һәм ышанам», «Районыбыз горурлыгы – безнең якташларыбыз»,«Авыр язмышлы кешенең шигырьләре» дип аталган мәгълүмати, танып белү, әдәби сәгатьләр Коркачык, Айбаш, Мүлмә, Әлдермеш, Сая, Чернышевка, Дөбъяз, Биектау авыл китапханәләрендә, Кече Битаман китап бирү пунктында үткәрелде.
Чаралар вакытында укучыларны Л.Ф. Смелковның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләре һәм автор сүзләренә язылган «Сөембикә» җырын тынладылар.
