Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тынычлык күгәрчене

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне. Бу көнне Россия Бесландагы террор һөҗүме корбаннарын, Дубровка, Буденновск, Первомайский театр үзәкләрендә, Мәскәү, Буйнакск һәм Волгодонскта торак йортлар шартлау вакытында террорчылар кулыннан һәлак булган меңләгән ватандашларны искә ала. Бу көн дәүләт һәм җәмгыятьнең терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә бердәмлеген символлаштыра. Чернышевка авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  шушы фаҗигале вакыйгалар турында әңгэмә үткәрде һәм шул темага багышланган роликлар күрсәтте.