Терроризмга каршы бергәләшеп
Бүгенге көндә барлык дөнья халкы терроризмга каршы көрәштә берләште. 3 сентябрь – «Терроризмга каршы көрәш көне» дип билгеләп үтелә.
-Нәрсә ул терроризм? Кем ул террористлар? Сезгә куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга? Әлеге көн уңаеннан Усад авыл китапханәсендә уздырылган әңгәмә барышында а балалар белән әлеге темага кагылган сорауларга бергәләп җавап эзләдек һәм «Беслан» дигән видеоролик карадык.
