Хәтерлибез, кайгырабыз…
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу кайгылы дата бер генә кешене дә битараф калдырмый. 4 сентябрьдә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсе яшь укучылар өчен «Хәтерлибез… Кайгырабыз…» дигән акция үткәрде. Чара барышында уку залында 2004 елда Бесланда булган фаҗигале көннәр турында видео күрсәтелде. Укучылар терактның төп саннары һәм фактлары белән таныштылар һәм вакыйгаларга үз мөнәсәбәтләрен китапханә квилты рәвешендә белдерделәр.
